Пенсия яшенә җитү - ул әле лаеклы ялга чыгу дигән сүз түгел. Шуңа да карамастан, эш бирүчеләр арасында еш кына әлеге категория хезмәткәрләрнең хокукларын кысу очраклары күзәтелә.
Бүгенге көндә эш бирүчеләрнең күбесе пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләр белән вакытлы хезмәт килешүләре төзү ягында. Шулай да РФ Хезмәт кодексының 59 маддәсендә пенсия яшенә җитү сәбәпле вакытлы килешү төзүгә бернинди нигез каралмаган. Пенсия яшендәгеләр белән мондый килешүләрне бары тик аларны эшкә алганда гына һәм үзләренең ризалыгы белән генә төзергә мөмкин.
Әгәр инде сроксыз хезмәт килешүе төзелгән икән, аны туктатуга һәм вакытлы хезмәт килешүе төзүгә бернинди нигез юк.
Башка эшкә күчү - хезмәткәрнең үз иркендә.
Кайбер предприятиеләрдә пенсиягә җитүчеләргә яки бу яшькә җитеп килүчеләргә башка эшкә күчәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма андый адымга бары тик хезмәткәрнең ризалыгы булганда гына барырга мөмкин. Әгәр ул риза икән, хезмәт мөнәсәбәтләрен яңадан рәсмиләштерүнең ике варианты бар:
-даими эшкә күчерү;
-эштән азат итеп, яңа хезмәт килешүе төзү.
Башка даими эшкә күчерүне рәсмиләштерү өчен түбәндәгеләрне үтәү кирәк:
-хезмәткәр белән өстәмә хезмәт килешүе төзелеп, анда яңа хезмәт функциясе, шулай ук үзгәртелгән шартлар күрсәтелә;
-күчерү турында фәрман языла;
-хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсенә башка даими эшкә күчерү турында язу өстәлә.
Әгәр оешмада пенсиягә китүчеләргә аерым түләүләр, әйтик, коллектив килешүе белән каралган матди түләүләр билгеләнгән булса, хезмәткәр өчен аннан соң эшкә алу шарты белән эштән чыгу отышлырак. Әгәр хезмәткәр пенсиягә чыгу сәбәпле эштән азат итүгә хокуктан бер тапкыр файдаланып, кабат эшкә урнашкан икән, шул ук сәбәпле икенче тапкыр эштән азат ителә алмый. Монда аның башка оешмада эшләгән-эшләмәгән булуы мөһим түгел: әгәр хезмәт кенәгәсендә пенсиягә чыгу сәбәпле эштән китүе турында язу бар икән, ул чагында хезмәткәр үз теләге белән эштән китү турында эш бирүчегә ике атна алдан (әгәр башка сәбәбе юк икән) белдерергә тиеш.
Штатны яки хезмәткәрләр санын кыскарту буенча аларны эштән чыгару гомуми таләпләр нигезендә башкарыла. Башка хезмәткәрләргә кебек үк, аларга да шул ук түләүләр тиеш:
-эшләгән чор өчен хезмәт хакы;
-файдаланылмаган отпуск өчен компенсация.
Әгәр пенсионер бу эштә өстәмә эшләүче булса, файдаланылмаган отпуск өчен компенсация өстәмә эштәге хезмәтеннән чыгып исәпләнә.
http://tat.e-nkama.ru/news/746/66945/