11 август көнне ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә никахлашу узды. Бу көнне Хуҗа Хәсән авылыннан Егор Губеев һәм Кристина Мурсякова үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Алар балдаклар белән алмаштылар, әти-әнисенең фатихасын алдылар һәм вальс биеделәр.