8 августта Олы Урсак авылында тантаналы рәвештә мәдәният йорты ачылды. Бәйрәмнең кунаклары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов булды.
Мәдәният Йортын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы шундый сүзләр әйтте: " «Шунысы куанычлы, мондый бәйрәмнәр безнең авылларда традициягә әйләнде: яңа мәдәният йортлары, медпунктлар тапшырыла, капиталь ремонттан соң мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла. Мәдәният учагы сезгә җылылык, шатлык һәм яхшы кәеф алып килсен".
Бәйрәмнең икенче элешендә балалар мәйданчыгы ачылды һәм "Авыл көне" бәйрәме узды.