Бөртекле культураларны урып-җыю эшләре буенча алдынгылар исемлеген агрофирма "Дубрава" хуҗалыгының 3 филиалыннан Мега КЛААС комбайнында Альберт Лазарев алып бара. Ул 10850 центнер бодай суктырган. Икенче урында агрофирма "Дубрава" хуҗалыгының 2 филиалыннан, шулай ук Мега КЛААС комбайнында Вячеслав Туртыгин 10240 центнер бодай суктырган. Өченче урынны "Дубрава" хуҗалыгының 3 филиалыннан Харис Хәбибуллин алып бара. Ул 8540 центнер бодай суктырган. Аның артыннан Валерий Савельев, Иван Данилов һәм башкалар бара.