Кайбыч районы техникасының урып-җыюга әзерлеге

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

          2018 елның 26 июлендә Кайбыч районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия райондагы техниканың уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерде.  Тикшерү барышында комбайннарның төзеклегенә, янгын сүндерү чаралары һәм кирәкле инвентарьлар белән тәэмин ителешенә, механизатор документлары булуына һәм техкарау уздырылуына игътибар бирелде.

          Хуҗалыклардагы бөртек җыю комбайннары тикшерү буенча уздырылган ашлык сугу барышында  чыбылдык аша үткәрелде. Комиссия хуҗалыкларның кыска срокларда уңыш җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә яхшы әзерлектә булуын бәяләде. 

          Конкурс нәтиҗәсендә  беренче урынны "Дубрава"ның 3 филиалы яулады. Икенче урынны "Дубраваның  1 һәм 2 филиаллары бүлеште. Өченче урынны “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы алды.

                                    

                                    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International