Эшлекле киңәшмәдә

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

         Бүген 23 июль көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

        Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар.  Полиция начальнигының урынбасары Сергей Воробев, районның баш табибы Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге начальнигының урынбасары   Рамиль Зиннәтуллин докладларын тыңладык. 

       «Җылыту периодына әзерләнү» доклады белән Кайбыч районының башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. 

         Киңәшмә барышында, алдагы атнага төп бурычлар билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International