2018 елның 21 июлендә Татарстан Республикасының Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» узды.
Тарихи бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнашты.
Безнең районнан тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм районыбызның мәчетләренә йөрүче дин кәрдәшләребез катнашты.