Росреестр "кайнар линия" үткәрә

2018 елның 21 июле, шимбә

          24 июльдә сәгать 8:00-12:00 кадәр Татарстан Республикасының Росреестр идарәсе өлешле катнашу килешүләрне теркәү сораулары буенча бердәм кайнар линия үткәрә.

          Казанлыларның сорауларына 8 (843) 255-25-71 телефоны аша Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм хокукларның физик затларга күчү бүлеге җитәкчесенең  урынбасары Альбина Магсумова җавап бирәчәк.

           Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) “Гражданнар мөрәҗәгате” – “Кайнар линияләр” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International