Җәй - балаларның рәхәтләнеп ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту чоры. Каникулларның файдалы гына түгел, имин үтүе дә мөһим. Шул максаттан Кайбыч районында "Яшүсмер" профилактик операциясе бара, аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә. Шулай ук һәр авылда "Җәй". Балаларның куркынычсызлыгы" дигән чаралар үткәрелә.
Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату.