14 июльдә Янсуринск күпфункцияле үзәк янында "Кичке уен" бәйрәме узды. Бәйрәмдә борынгы керәшен җырларын җырладылар, халыкның дәртле көйләре астында биеделәр. Традицион халык уеннары үткәрелде. Анда өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Барлык кунакларны чәй белән һәм тәмле әйберләр белән сыйладылар. Авыл халкы бәйрәм белән бик канәгать калды һәм барлык оештыручыларга яхшы ял өчен рәхмәт белдерде. Чара дискотека белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)