Матди-техник базасының әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 10 июле, сишәмбе

          Бүген 10 июль көнне Кайбыч муниципаль районында “Казан тегермәне” ҖЧҖ филиалы – “Колангы ХПП” филиалы матди-техник базасының 2018 ел уңышы ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерделәр.

          Составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Бөртекнең сыйфатын бәяләү үзәге” ФГБУның Татарстан Республикасындагы филиалы, Кайбыч муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һ.б. вәкилләре булган комиссия предприятиенең техник торышын яхшырту буенча эше белән танышты.

           Ашлыкның сыйфатлы сакланышын тәэмин итүгә, предприятиенең лаборатория базасы әзерлегенә, барлык норматив документация булуга. Шулай ук ашлык саклагычлар торышына һәм предприятиедә профилактик зарарсызландыру чаралары нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелде. Тикшерү барышында ашлык киптерү җиһазларын, автомобиль үлчәвен, бөртекне актив җилләтү һ.б. җайланмаларны да карадылар. Комиссия игътибарыннан янгынга каршы чаралар әзерлеге, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы да читтән калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International