6 июль көнне Салтыган авылының китапханәчеләре клуб мөдире белән бергәләшеп «Кичке уен» бәйрәме үткәрделәр. Ачык һавада үткән бу чара җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, үзешчәннәргә кушылып җырлады, биеде. Узган бу "Кичке уен" чын мәгънәсендә милләтләр бердәмлеге бәйрәменә әйләнде.