"Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесе

2018 елның 6 июле, җомга

         Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгать игътибарын социаль мәсьәләләргә җәлеп итү максатыннан оешмалар дәрәҗәсендә "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия бәйгесен  үткәрә.

         Конкурсның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

         Конкурста оештыру-хокукый формаларына бәйсез россия юридик затлар катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.

        Гаризалар 2018 елның 15 августына  кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән кабул ителә.

        Өстәмә мәгълүматны түбәндәге сайт аша алырга була: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International