Шушы көннәрдә Салтыган авылында балалар янә Чыршы янына җыелды. Алар янына кабат Кыш бабай белән Кар кызы, ата-аналар килде. Яңа ел музыкасы балаларга күтәренке кәеф, бәйрәм рухы бүләк итте. Алар өчен матур, кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Балалар җырлар башкарды, шигырләр сөйләде һәм аларга Кыш бабай татлы бүләкләр тапшырды.