Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче Клара Гыйльманова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады. Аны юбилее белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының эшләре белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авылы җирлеге Башлыгы Рәмис Сафин тәбрикләде. Дания Бәдертдинова юбилярга Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.