Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 11 гыйнвар көнне республикада начар метеорологик күренешләр күзәтелмәячәк.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә -9..-12, көндез исә максималь температура -7..-10 градус булачак.
Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.