"Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!
Бусагада 2018 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлар. Күптәнге матур гадәт буенча без аны гаиләләребез һәм дусларыбыз белән җыелып каршылыйбыз. Курантлар тавышы яңгыраганда һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Ул елдан нәрсәне үзең белән алырга, ә нәрсәләр белән мәңгегә хушлашырга?
Берәүләргә бу ел уңышлар һәм шатлыклар китергәндер, ә кем өчендер тормышка ашмаган өметләр чоры булгандыр. Ләкин узып баручы елны кайсыбыз ничек бәяләсә дә, без, кайбычлылар, хезмәт режимында яшәдек, бергәләп кирәкле карарларны эзләдек һәм таптык. Районны социаль-икьтисади үстерүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәт белдерәм.
Кадерле райондашлар! Яңа ел уңышлар елы булсын, күңел түрендәге иң кадерле теләкләр, максатлар тормышка ашсын иде.
2018 ел үзебез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз, хезмәттәшләребез, районыбыз өчен горурланырлык эшләр елы булсын.
Яңа ел сезгә иминлек, яшәү энергиясе, һәр мизгелнең кабатланмас булуын аңлау хисләре алып килсен.
Сезгә саулык, бәхет, шатлык һәм уңышлар телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин".