Колаңгы авылының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узды. Төп рольне биредә ата-аналар уйнады - алар балалар өчен Яңа ел әкияте әзерләгән иде. Балалар җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, биюдә дә үз осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм ахырында Кыш бабай аларга күчтәнәчләр, бүләкләр таратты.