Олы Урсак урта мәктәбе тимурчылары даими рәвештә үзләренә билгеләнгән әби-бабайларның хәлләрен белешеп тора. Әле шушы көннәрдә дә аларның ишегалларындагы, капка төпләрендәге карларын көрәп, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап килделәр. Өлкәннәребез дә укучыларга рәхмәт әйтеп, тел ачкычлары, озын гомерләр теләп озатып кала.