Кече Мәме балалар бакчасында төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәм барышында балалар шигырьләр сөйләде, чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнде. Нәниләрнең барысы да төрле әкият геройлары костюмнарыннан иде. Бәйрәм ахырында Кыш бабай һәм Кар кызы аларның барысына да күчтәнәч каплары таратты.