"Хөрмәтле коткаручылар, әлеге өлкәдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!
Сез алдыгызга куйган бурычны намус һәм зур тырышлык белән үтисез, районыбыз бөтенлеген, кешеләр иминлеген уяу саклыйсыз. Ил-көнгә нинди генә бәла килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап каласыз. Шул ук вакытта сезгә килеп туган хәлдә дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына да куярга туры килә. Дөньяда һәм илебездә терроризм һәм экстремизм гамәлләре арткан бер заманда потенциаль куркыныч тудыручы объектлар сездән икеләтә уяулык сорый.
Барыгызны да әлеге һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар, һөнәри осталыгыгызның камилләшүен һәм киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч узуын телим.
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин".