Бүген Кайбыч муниципаль район Советы депутатларының XVIII чакырылыш сессиясе узды. Сессиядә Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасарлары, шулай ук район прокуроры, РФ Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Сессия барышында Кайбыч муниципаль районының 2018 елга һәм 2019-2020 елларга бюджет планы, экология куркынычсызлыгы, муниципаль мөлкәтне приватизацияләү планы, район Уставына үзгәреш кертү, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә җир бирү һәм шулай ук төзелешләрне проектлау тәртибе каралды.
Сессияне Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды, шулай ук ул үз чыгышында һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләде.