Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында атналык эшләргә йомгак ясалды, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рушан Хуҗин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакировларның докладлары тыңланды.
Шулай ук әлеге киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителеше һәм террорга каршы саклык чаралары буенча Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, агымдагы елның 9 аенда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә йомгак буенча район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
Район күләмендә игълан ителгән Яңа ел бизәлеше нәтиҗәләре белән Кайбыч муниөипаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фатыйма Бикбова таныштырды.