Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

25 декабрь көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Яңа ел квесты узды. Бәйрәмнең төп кунаклары булып Кыш бабай һәм Кар кызы чакырылган иде. Өч командага бүленгән укучылар Су анасы һәм Убырлы карчык оештырган төрле сынуларны үтте. Аларга әлеге сынауларны башкарып чыгарга Кыш бабай ярдәмчесе Кар малай биргән Лукоморьяның тылсымлы алфавиты ярдәмгә килде.

Бәйрәм дискотека белән дәвам итте. Укучыларның барысына да Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин имзалаган открытка белән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International