Әгәр хезмәт хакын "соры конверт"та түләсәләр...

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Әгәр эш бирүче үзенең эшчеләренә хезмәт хакын конвертта түли икән, бу очракта хезмәткәрләр “Халык контроле”нә хәбәр итә ала.

Эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр хезмәт хакын конвертлата биргән очракта, төрле фондларга тиешле акчаларны күчермиләр. Бу очракта яхшы пенсиягә өмет итә алмаучы хезмәткәрләр зыян күрә. 

Мондый хәл килеп чыкса, эшчеләр һич икеләнмичә “Халык контроле”нә хәбәр итә ала. Моның өчен интернет аша Дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм шәхси кабинетта теркәлү узарга кирәк. Соңыннан “Соры хезмәт базары” буенча юнәлдерелгән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша андый гаделсезлекләр хакында хәбәр итү тиеш.

Монда шулай ук эш урыннарында тиешле уңайлыклар тудыруга, тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы мәгълүматларны да урнаштырырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International