Районыбыз сәнгатькәрләре Әтнә районында чыгыш ясады

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Районыбызның мәдәният йорты иҗади коллективы шушы көннәрдә Әтнә муниципаль районының Күбән авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Концерт төрле матур җырлар, шаян күренешләр, биюләр белән үрелеп барды.

Әлеге дусларча очрашу ахырында, Әтнә мәдәният йорты директоры Руслан Галимуллин Кайбыч сәнгатькәрләренә киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, әлеге дуслык җепләренең тагын да ныгуын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International