"Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы бәйрәм ялларында үзенә көтеп кала!

2017 елның 22 декабре, җомга

Хөрмәтле кайбычлылар! 

Яңа ел бәйрәмнәренә дә инде санаулы гына көннәр калып бара. Олы Кайбыч авылындагы "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы бәйрәм ялларында барыгызны да үзенә чакыра. Якыннарыгызга, дусларыгызга нинди бүләк ясыйм икән дип баш ватасыз икән, бу очракта без сезгә ярдәмгә киләбез. Комплекста шөгыльләнү, вакытны файдалы уздыру өчен Яңа ел абонементы һәм бассейнга сертификат менә дигән бүләк. Килегез! Ялларыгызны рәхәт һәм файдалы итеп үткәрегез! 

Белешмәләр өчен телефон: 2-10-68, 2-16-46. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International