Яңа ел – елның тылсымлы вакыты. Бу чорда балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә әкияткә ышана башлый.
Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында тәрбиячеләр тырышлыгы белән фотопочмак барлыкка килде. Яңа ел бәйрәме чорында ясалган фотосүрәтләр аеруча матур, җылы, якты була. Әлеге фотопочмакның төп матурлыгы, әлбәттә, чыршы. Шулай ук йомшак уенчыклар, кар бөртекләре дә әлеге матурлыкны тагын да тулыландыра.