“Хөрмәтле Кайбыч муниципаль районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Энергетика – икътисадның нигезен тәшкил итүче тармак. Аның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә йортларда һәм җитештерүдә иминлек һәм тынычлык хөкем сөрә. Сез үз гомерегезне мөһим һәм игелекле эшкә – кешеләрне җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә багышлаган затлар. Сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, хастаханәләрнең өзеклексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм ямь, райондашларыбызның тормыш шартлары сыйфаты нәкъ менә сезнең хезмәт нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле. Үз эшегезгә җаваплы каравыгыз алдыгызда торган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә бары ихлас һәм җылы теләкләремне юллыйм, намуслы хезмәтегез, җаваплылык тоеп эшләвегез һәм профессионаллар булуыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Эшегездә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, үзегезгә ышанып тапшырылган объектлар һәрчак ышанычлы һәм өзеклекләрсез эшләп торсын!
Якташларыбызның рәхмәтенә тиенергә, яңа үрләр яуларга насыйп булсын!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин”.