23 декабрь көнне Олы Кайбыч авылындагы “Кайбыч” боз шугалагында “әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” исеме астында Бөтенроссия фестивале узачак. Әлеге фестивальнең асылы шуннан гыйбарәт: биредә малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның ата-аналары өч кешедән торган командаларга берләшеп, ярышларда бер-берсе белән көч сынашачак. Барлык катнашучыларга да Мәскәү шәһәренең Тимченко фонды һәм ТР Хоккей Федерациясенең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Болардан тыш, музыкаль программа оештырылачак, “Солдат” боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлану, төрле уеннарда катнашу мөмкинлеге булачак. Актив ял яратучы барлык райондашларыбызны да шугалакка чакырабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.