Шушы көннәрдә Иске Тәрбит урта мәктәбе тимурчылары авылдагы ялгыз өлкәннәргә һәм инвалидларга йорт ишегалдындагы, капка каршындагы карларны чистартуда ярдәм итте.
Яхшылык эшләргә кечкенәдән үк өйрәнеп үсү мөһим. Киләчәктә әлеге балалар бәлки юрист, инженер, укытучы кебек һөнәр сайларлар. Әмма шунысы куандыра – алар чиста күңелле, кешелекле шәхесләр булып үсә.