Иске Тәрбит урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре гөрли. Укучылар сыйныфларны бизәү белән мәшгуль, мәктәп ишегалдында кардан сыннар ясыйлар. Дәресләрдән соң укучылар һәм укытучылар репетициягә ашыга.