Шушы көннәрдә Мәлки балалар бакчасына Пенза шәһәреннән “Гудвин остаханәсе” балалар театры кунакка килде. Алар үзләре белән нәниләр өчен матур күчтәнәч – “Тылсымлы болытта сәяхәт” исемле Яңа ел тамашасы алып килде. Әлеге Яңа ел могъҗизалары, дуслык турындагы спектакльне балалар зур кызыксыну белән тамаша кылды. Кар Кызы белән Тылсымчының ачык космоста чыршы өчен уенчыклар эзләвен тын да алмый күзәтте алар.