Кайбыч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы ремонтын оештыру буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне Кайбыч муниципаль районында “2018 елда чәчү кампаниясен үткәрү өчен техника ремонтын оештыру” темасы буенча зона семинар – киңәшмәсе узды. Әлеге чарага республиканың Идел буе зонасы буенча 7 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылды. Семинар “Дубрава агрофирмасы” ҖЧҖнең 3 нче филиалында үтте һәм анда ТР авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

Семинарның пленар өлешендә Тәлгать Таһирҗанов республикадагы техниканың язгы чәчүгә әзерлек торышы белән таныштырды, шулай ук чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен төп бурычлар хакында әйтеп узды.

-Безнең бурыч – кыр эшләре вакытында югары әзрелекле һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү. Моның өчен инде беренче адым ясалды: техникалар, ГОСТ таләпләренә туры китерелеп, инде кышкы саклауга куелды. Хәзер мөһим бурыч - аларга сыйфатлы ремонт ясау, - диде ул үз чыгышында.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар “Дубрава агрофирмасы” ҖЧҖнең Хуҗа Хәсән бүлекчәсе мастерскоендагы эш барышы белән таныштылар. Хуҗалыкта төп техника кышкы саклауга ябык бинага урнаштырылган, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты инде ахырына якынлаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International