Хуҗа Хәсән урта мәктәбе активистлары өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә барып хәлләрен белеште. Алар өлкәннәргә хуҗалык эшләре буенча ярдәм күрсәтте. Әби-бабайлар укучылар килүенә һәрвакыт шат. Активистлар В. Софронованың ишегалдындагы, капка төбендәге карларны көрәде.