Колаңгы мәктәбенең ата-аналар комитеты 3 урынга лаек булды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казанда ата-аналар комитетының “Тату сыйныф серләре” республика конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге конкурс берничә этапта узды. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча районыбызның Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты район күләмендә иң яхшысы дип табылды һәм 16 декабрь көнне әлеге команда республика турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасының 52 муниципаль районыннан катнашкан 60 команда арасында безнекеләр мактаулы 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International