Хуҗа Хәсән мәктәбендә сыйныфларны бизәү буенча конкурска йомгак ясалды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

16 декабрь көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Яңа 2018 елга сыйныфларны бизәү һәм иң яхшы стена газетасына игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, класс бизәлеше буенча 5 сыйныф укучылары 1 урын яулады. Шулай ук яхшы идея тәкъдим иткән 10 сыйныф укучылары – 2, 8 сыйныф укучылары 3 урынга лаек булды. Ә стена газеталары чыгару буенча 8 сыйныф – 1, 6-7 сыйныф укучылары 2-3 урынга иреште.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International