16 декабрь көнне Казан шәһәрендә атна саен уза торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Әлеге ярминкәләр дәвамында Кайбыч муниципаль районы хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итеп, 11,5 миллион сум күләмендә керем алды, барлыгы 12 тонна ит, 14 тонна сөт, 22 тонна бәрәңге, 50,5 тонна бөртекле культура сатылды. Ярминкәләрдә барлык авыл җирлекләре, “Дубрава агрофирмасы”, “Родина”, “Подберезье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Агрохимсервис” оешмасы, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, “Щукина” фермерлык хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр С. Гафиятуллин актив катнашты.