Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасының финанс Министрлыгының, ТР буенча салым хезмәте, федераль казначылык идарәләренең Казан шәһәрендә узган уртак киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең финанс Министры Антон Силуанов җитәкчелегендә үтте.
Коллегиядә 2017 елга Татарстан Республикасының бердәм бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга ТР буенча финанс, казначылык, салым органнары алдында торган бурычлар хакында сүз барды.