13 декабрь көнне Мөрәле авылының “Ромашка” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең район семинары узды. Әлеге семинарда балалар бакчалары мөдирләре дә катнашты. Алар рус һәм татар телләрен өйрәнү буенча мастер – класслар күрсәтте. 1 категорияле тәрбияче Г. Тимуршина зурлар төркемендә “Кием” темасына багышланган ачык дәрес күрсәтте.