"Гөлбакча" балалар бакчасына кунаклар килде

2017 елның 15 декабре, җомга

Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасына районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре кунакка килде. Алар балаларга кечкенә генә бер шырпы бөртегенең нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеге хакында яхшылап аңлатты. Бергәләп янгын сүндерүчеләрне чакыра торган телефон номерын кабатлады. Шулай ук нәниләргә янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтте.

Чара ахырында балаларга янгын куркынычсызлыгы хакындагы китапчык тараттылар. Ә балалар исә кунак абыйларына үзләренең матур рәсемнәрен бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International