12 декабрь көнне Россиянең гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча күзәтү эшчәнлеге Идарәсенең Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге өлкән лейтенанты Илшат Шәфыйгуллин һәм башкарма комитет белгече Алинә Сираҗиева Кайбыч муниципаль районында пиротехник товарлар белән сату итүне тикшерде. Тикшерү барышында закон бозулар ачыкланмады.