Татарстанда буран һәм томан көтелә

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Синоптиклар 14 декабрьдә көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә көчле җил фаразлый. Ул көньяктан, секундына 15-20 метр тизлектә булачак. Шулай ук буран да көтелә. Әлеге буран аркасында күз күреме 500 метрга кадәр начарланачак. Шулай ук юлларда бозлавык һәм туман булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология Үзәге.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International