Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары һәр ел саен “Ятим балалар өчен Яңа ел бәйрәме” дип аталган акциядә катнаша. Әлеге акция барышында Яшел Үзән районының “Норлат” балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен файдалы һәм кирәкле бүләкләр җыю оештырыла. Бу юлы да мәктәп укучылары, укытучылар игелекле акциядә актив катнашты. Сыйныфларда “Күңел җылысы белән”, “Кешегә карата җылы һәм ихлас мөнәсәбәт” дип аталган әңгәмәләр үткәрелде.