Иске Тәрбит мәктәбендә кеше хокуклары буенча Бердәм дәрес узды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Иске Тәрбит урта мәктәбендә укучылар өчен кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты һәм бурычлары – укучыларның хокукый мәдәниятен формалаштыру өчен мөмкинлекләр тудыру, аларны баланың төп хокуклары белән таныштыру, Берләшкән Милләтләр Оешмасы хакында укучыларга аңлату, аның конвенцияләре белән таныштыру.

Дәрес әңгәмә рәвешендә барды. Укучылар төрле проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын, дискуссия алып барырга, үз фикерләрен әйтергә өйрәнде. 9-11 сыйныф укучылары арасында “Мин үземнең хокукларымны беләм” темасы буенча анкеталаштыру уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International