Олы Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасы нәниләре башлангыч мәктәптә Ватан Геройлары көненә багышлап уздырылган сыйныф сәгатендә катнашты. Авыл китапханәчесе Инна апалары бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үтте, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда һәм халык хуҗалыгын торгызуда үз-үзләрен аямаган каһарман якташларыбыз хатирәсен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыклады.