9-10 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча республика ярышларының финал этабы узды. 2006-2007, шулай ук 2008 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында уздырылган әлеге ярышларда Кайбыч муниципаль районыннан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское урта мәктәбе укучылары катнашты.
Нәтиҗәләргә килгәндә исә, Егор Григорьев – ә Ралина Сәгыева һәм Максим Ситнов бронза медаль яуладылар.