9 декабрь көнне Балык Бистәсе районының “Дельфин” спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан мәктәпләре укучылары арасында гади су көймәсе моделе ясау буенча шәхси һәм командалар беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге ярышта Кайбыч муниципаль районы данын Артур Акрымов җитәкчелеге астында “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең су кймәсе ясау дәресләрендә белем алучы Иске Тәрбит урта мәктәбе укучылары яклады. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, шәхси беренчелектә “Контурлы модель” номинациясе буенча Игорь Яковлев 2 урын яулады. Җитәкчеләр арасында Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры Артур Акрымов 3 урынга лаек булды.