Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасыннан язалар

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Була шундый мизгелләр – азга гына булса да балачакка кайтып киләсе, балалар белән бергәләп таудан шуасы, кар атышып уйныйсы килә. Ә балалар бакчасында эшләвебез белән без бик бәхетле – безнең балачак илендә яшәү мөмкинлегебез бар. Балалар белән кышын урамга чыгып төрле уеннар уйныйбыз, кардан төрле сыннар әвәлибез, физик күнегүләр ясыйбыз. Болар, әлбәттә, сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый, һәрвакыт күтәренке кәефтә булырга да ярдәм итә. Йөреп кергәннән соң балалар тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр ярдәмендә чишенәләр, юеш киемнәрен киптерергә эләләр. Аларның алсуланган йөзләрен, шатлыктан янып торган күзләрен, яхшы кәефләрен күреп күңел сөенә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International