Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә кеше хокуклары буенча бердәм дәрес узды. Ул Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил" Федераль Конституцион закон кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланды. Әлеге дәрестә Кайбыч районыныдагы кеше хокуклары буенча уполномоченный, җәмәгать ярдәмчесе С. Лазарев та катнашты. Ул балаларга әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихын сөйләде. Шулай ук мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А. Кәлимуллин аларга видеоролик ярдәмендә балаларның хокуклары турында аңлатты.